2 сентябрьдә Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен Сатыш авылында урнашкан Россиядәге бердәнбер интерактив музей- мәдрәсәгә экскурсия үткәрелде. Музей 12 планшет белән җиһазландырылган, анда дүрт телдә (рус, татар, инглиз һәм гарәп) мөфтиләр һәм имамнар өчен борынгы училище турында барлык мәгълүмат күрсәтелгән. Мәдрәсәне 1865 елда төзиләр, ул вакытта ул авылда бердәнбер кирпеч бина һәм төбәктә иң зур мәдрәсәләрнең берсе була. Хәзер бу бина — районның тарихи- мәдәни һәйкәле. 2018 елда гына Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча аны реставрациялиләр һәм музей буларак ачалар. Музей экспозициясе мәдрәсәнең тарихын һәм укучыларның көнкүрешен чагылдырган чын предметларны үз эченә алган. Музей коллекциясендә шәкертләрне укыткан борынгы китаплар сакланган. Бигрәк тә социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга кайчандыр эшләгән мәдрәсәнең миниатюр күчермәсе һәм Саба районы авыллары мәчетләре буенча интерактив сәяхәт ошады. Әлеге экскурсиядән алар үзләренә бик күп кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат алдылар. Оештырылган сәяхәттән бик кәнагать калдылар.
Сатыш авылында Суворов урамы, 1А адресы буенча автомойка - самообслуживание ачылды. Эш вакыты: 7.00-23.00.
5 сентябрьдә Салыш авыл китапханәсендә "Китаплар шәһәренә сәяхәт" исемле китап күргәзмәсе оештырылды.
Аккүл-Бигәнәй авылында спорт мәйданчыгы төзелеше башланды. "УПТК" ҖЧҖ хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез.
Шәмәрдән авыл җирлегендә "МДСУ-1" ҖЧҖ белән төзелгән 5048299,00 сумлык контракт нигезендә җирле үзара салым чаралары хисабына әһәмияттәге автомобиль юлларын төзекләндерү эшләре бара.
3 сентябрь-терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. 2 сентябрьдә Сатыш авылында " Без террорга каршы!" террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш буенча белешмәлекләр таратылды.
1 сентябрь көнне Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы чара узды. 1 сыйныфка 20 укучы керде. Мәктәптә барлыгы 137 укучы белем алачак.
Мамалай авылында "Җырлы-биюле кичке уен" уздырылды. Җыелган халык җырлап-биеп, халкыбызның борынгы милли уеннарын уйнап күңел ачты.
Югары Шытсу авылында ЩПС программасы нигезендә юл ремонтлау эше башланачак. Барлыгы 320 күләмендә юлга таш җәелү планлаштырыла. Эшне ООО "МДСУ1" оешмасы башкарачак. Бүгенге көндә материал ташу эше бара.
Сатыш авыл җирлеге «Чәчәкле Саба-2022» конкурсының «Район җирлекләренең административ биналары территорияләре» номинациясенда катнашып 1 урын алдылар.