ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Түбән Шытсу төп мәктәбендә белем көне үткәрелде. Бу елны укырга барлыгы 6 укучы керде. Яңа уку елында мәктәп коллективына, укучыларга уңашлар телибез.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу авылында мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән Республика көненә багышланган урам концерты булып узды. Концерт авыл халкы, яшьләр катнашында бик матур үтте. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре "Кичке уен" проекты кысаларында мәдәни чара үткәрде. Өлкәннәр, яшьләр гомумән авыл халкы элеккеге чорлардагы җыр-биюләрне искә төшереп матру гына ял итеп алдылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы турында шторм кисәтү

ООО "СХП Шытсу" җәмгыятендә кышкы чорга малларга азык әзерләү эше тулы көче белән бара. Шушы көннәрдә салам әзерләү эше төгәлләнеп килә. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Нижнешитцинский детский сад "Ромашка"  награждена грамотой за лучшее подготовку к новому учебному году.  Заведующая Хабибрахманова Рамзия Василовна.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу авыл җирлеге Советы район күләмендә үткәрелгән "Чәчәкле Саба" конкурсында актив катнашып 3 нче урынга лаек булды. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

«Нарат»боз сараенда ремонт эшләре башланды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

2022 елның көзге  чорында урамнарга бункер кую графигы

 (фигуралы  җәяләр  эчендә бункерлар  куелачак  йорт  номерлары)

Россиядә ел саен 3 сентябрьдә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә, ул 2004 елның сентябрь аендагы фаҗигале вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән, ул вакытта Белем көне  кайгы көненә әверелде. Бу вакыйгага Кызыл-Мишә авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә әзерләгән «маскаларсыз Терроризм» мәгълүмат сәгате багышланды. Оештыручылар балаларга Бесландагы  терроризмның килеп чыгышы, соңгы елларда булган террорчылык актлары турында сөйләде . Әңгәмә барышында тоткын булсаң үзеңне ничек тотарга кирәклегенә басым ясалды . Терроризмны җиңү авыр, ләкин терроризм чорында яшәргә өйрәнү кирәк.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International