3 сентябрь-терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. 2 сентябрьдә Сатыш авылында " Без террорга каршы!" террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш буенча белешмәлекләр таратылды. Сатыш авылы китапханәсе мөдире терроризмның нәрсә икәнлеге, аның нәтиҗәләре нинди, аннан саклауның мөмкин булган ысуллары турында сөйләде. Акция куркынычсыз вакытны, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга, террорчылык эшчәнлегенә юл куймауга, террорчылыкка каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе булган игътибарны үстерүгә юнәлдерелгән.