ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

10 сентябрьдәприют  "Тургай"  безнең районда 19 тапкыр уздырыла торган" Кабак бәйрәмендэ" катнаштылар.

Фестивальдә ашкабактан бәлеш, кабак һәм дөге бәлеше, кабактан варенье, кабактан ясалган салат, кабактан ясалган ашкабак, канапе, кабак согы кебек ризыклар тәкъдим ителде.

Бәйрәм кунакларына безнең ризыклар бик ошады һәм барысы да бик канәгать калды.     

Тэги: осз

13
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

«ТАТАРСТАН КУБОГЫ» ӨСТӘЛ ТЕННИСЫ БУЕНЧА БӨТЕНРОССИЯ ЯРЫШЛАРЫ ЛИН (1490007711Я)  ЕКП 14417 (ЛИН), ПОДА (1160007711Я)

2022 елның 24-27 сентябрендә Байлар Сабасында «ТАТАРСТАН КУБОГЫ» ӨСТӘЛ ТЕННИСЫ БУЕНЧА БӨТЕНРОССИЯ ЯРЫШЛАРЫ ЛИН, ПОДА узачак.

 

Тэги: САБА-АРЕНА Чаралар

         2022 елның 13 сентябрендә «Игенче» ҖЧҖ базасында кукуруз үстерү буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Саба муниципаль районы башлыгы Р. Н.Миңнеханов, Саба авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәсәншин Г. Ш., «Казан Агрохимсервис» ҖЧҖ вәкилләре, Саба авыл хуҗалыгы  Һәм азык-төлек идарәсе  белгечләре , район предприятиеләре җитәкчеләре, игенчелек буенча консультантлар, Актаныш, Алексеевск, Балтач, Кукмара районнарының авыл хуҗалыгы тармагы вәкилләре, «Россельхозцентр» ФДБУ филиалы белгечләре катнашты. Агымдагы елда җәмгыятьтә, «Казан Агрохимсервис» ҖЧҖ белән берлектә , 5 гектарлы тәҗрибә кырында кукурузның 19  гибриды  чәчелде.

      Шәмәрдән авыл җирлегендә хезмәт коллективларында үзара салымга кагылышлы халык җыеннары башланды. Җыеннар 24 оешма һәм учреждениедә үткәреләчәк.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

    Көек авылында халыктан җыелган үзара салым акчасына яңа чишмә төзелеше башланды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Явлаштау авыл җирлегеннән бүгенге көндә армиядә хезмәт итүче егетләр бар. Аларга  хәрби бурычларын үтәп, өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.

Явлаштау авыл җирлегендә яшәүчеләр ел саен яздан йорт яны территорияләрен төзекләндерәләр, чәчәкләр утырталар. Ишегалдында көз, ләкин чәчәкләр безне искиткеч матурлыклары белән сөендерә.

 

   Өлкәннәребез хөрмәтләү һәм кадерләүгә, һичшиксез, ел дәвамында, алай гына да түгел, гомер буена лаеклы.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Программист һөнәре зур танылу ала. Пандемия өстенлек иткән еллар дәвамында ерак аспирантура укыту курслары популярлашты, бу программистлар саны артуына ярдәм итте. Яңа технологик нигез килеп җитә, анда IT өлкәсендә белем тагын да кирәк булачак - уйлап табучылар һәм IT кулланучылар арасында.

Ел саен үткәрелә торган "Россия спортын Цифрлы трансформацияләү - 2022" Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү башланды!

 https://moisport.ru/konkurs

Тэги: САБА-АРЕНА Минем спорт

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International