«Игенче» ҖЧҖ базасында кукуруз үстерү буенча киңәшмә узды

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

         2022 елның 13 сентябрендә «Игенче» ҖЧҖ базасында кукуруз үстерү буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Саба муниципаль районы башлыгы Р. Н.Миңнеханов, Саба авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәсәншин Г. Ш., «Казан Агрохимсервис» ҖЧҖ вәкилләре, Саба авыл хуҗалыгы  Һәм азык-төлек идарәсе  белгечләре , район предприятиеләре җитәкчеләре, игенчелек буенча консультантлар, Актаныш, Алексеевск, Балтач, Кукмара районнарының авыл хуҗалыгы тармагы вәкилләре, «Россельхозцентр» ФДБУ филиалы белгечләре катнашты. Агымдагы елда җәмгыятьтә, «Казан Агрохимсервис» ҖЧҖ белән берлектә , 5 гектарлы тәҗрибә кырында кукурузның 19  гибриды  чәчелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International