“Алтын пар”лар барлана

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

   Өлкәннәребез хөрмәтләү һәм кадерләүгә, һичшиксез, ел дәвамында, алай гына да түгел, гомер буена лаеклы. Ләкин шулай да аның иң олысы 1нче октябрь көнендә билгеләп үтелә торган датага туры килә. Районыбызда ел саен 50 ел бергә яшәүче парларны хөрмәтләү йөзеннән үткәрелүче тантана быел да үз геройларын бәйрәмгә җыярга әзерләнә.  Байлар Сабасында әлеге категориягә керүче 10 пар ачыкланды. Әле бүген дә аларны барлау эше дәвам итә. Тормышта күпне күргән, нык ихтыяр көченә ия булган, хезмәттән тәм табып яшәгән өлкәннәрнең картлыклары да бәхетле. Аларга нык сәламәтлек һәм тигез гомер телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International