ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Сүлә авыл клубында "Көзге фантазияләр" дигән иҗади чара үткәрелде. Көз безгә иҗат өчен искиткеч материаллар һәм идеяләр бирде: имән чикләвеге,күркә, төсле чәчәкләр һәм яфраклар, җиләк-җимеш. Бу байлыкның барысыннан да оригиналь бизәкләр, аппликацияләр һәм чәчәк бәйләмнәре ясарга мөмкин. Без балалар белән бергә муенса, көзге аппликация, кәрзин ясадык.  Гербарий өчен яфракларны киптерергә куйдык.

    Байлар Сабасы бистәсендә ел саен үткәрелүче Кабак бәйрәме инде озак еллар үткәрелүенә карамастан, ел саен биредә катнашучылар бәйрәмне үзләренә генә хас бизәкләр белән баетып, югары дәрәҗәдәге чарага әйләндерәләр.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

  Байлар Сабасы бистәсендә урнашкан “Ак Барс”банкының филиалы үз эшчәнлеген инде озак еллар нәтиҗәле итеп алып бара.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

2022 елның 10 сентябрендә «Сабантуй» мәдәни-спорт комплексы территориясендә велоузышлар буенча район ярышлары узды.

Иске Икшермә авыл җирлегендә аренда торагы төзелә.Төзелешне "Идел"ҖЧҖ алып бара

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

“Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты”дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре «Кабак бәйрәме-2022» иҗат фестивалендә катнашты.

Тэги: ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

12 сентябрь 21 сәгатьтән 13 сентябрь 9 сәгатькә кадәр

2022 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы һәм Казанда төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Татарстан Республикасы территориясендә кырау төшү турында шторм кисәтү

2022 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һавада һәм туфракта урыны белән -2 гр. га кадәр суыту көтелә.

    Җаваплылыгы чикләнгән " Игенче " җәмгыятендә 10 нчы, 11 нче  сентябрь көннәрендә, арендага биргән пай җирләре өчен һәм шушы җәмгыятьтә эшләүче эшчеләргә  хезмәт хакына ашлык бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International