Сүлә авыл клубында "Көзге фантазияләр" дигән иҗади чара үткәрелде. Көз безгә иҗат өчен искиткеч материаллар һәм идеяләр бирде: имән чикләвеге,күркә, төсле чәчәкләр һәм яфраклар, җиләк-җимеш. Бу байлыкның барысыннан да оригиналь бизәкләр, аппликацияләр һәм чәчәк бәйләмнәре ясарга мөмкин. Без балалар белән бергә муенса, көзге аппликация, кәрзин ясадык. Гербарий өчен яфракларны киптерергә куйдык.