Хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү буенча Иҗтимагый совет тарафыннан, 2021 елда, учреждениеләрне 100 процент колачлау белән, Саба муниципаль районында мәдәният һәм мәгариф оешмаларының хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү үткәрелде.
Беренче чиратта, хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү, хезмәт күрсәтүнең сыйфатына йогынты ясаучы тискәре факторларны үз вакытында ачыклауга, аларның сәбәпләрен чаралар планнарын гамәлгә ашыру юлы белән бетерүгә юнәлдерелгән.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Пенсия фонды белгече килде.
Әгәр дә сез спортчының әти-әнисе булсагыз, шулай ук «Минем спорт. Спортчы " ата-ана буларак, ә иң мөһиме - АҖ «Минем спорт» продуктларын куллану буенча фикер алышырга һәм аларның үсешенә шәхси өлеш кертергә телэсэгез, түбәнрәк форманы тутырыгыз!
Лесхоз интернат-йортында капиталь ремонт эшләре актив дәвам итә. Бүгенге көндә азык-төлек блогында (ашханә), мунча-кер юу комплексында эшләр тәмамлануга таба бара. Төп торак бинада балконнар җылытып бетерелде. Төп торак бинаның җылылык трассасын монтажлау буенча эшләр бара.
14 сентябрьдә Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен экспромтлар үткәрделәр. Театр экспромт -күңел ачу һәм кешеләрне якынайту өчен иң универсаль чараларының берсе. Балалар рәхәтләнеп «Кызыл калфак» әкиятен сәхнәләштерделәр . Алар үз персонажларын бик оста итеп башкардылар. Чара бик күңелле үтте.
14нче сентябрь көнне Саба район балалар китапханәсендә, “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшыру проекты кысаларында, Саба гимназиясенең 1 “В” сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчеләре Әүбакирова А.Р.) «Мәдәни дөнья» дип исемләнгән чара үткәрелде. Китапханәче Шакирҗанова И. укучыларга “Укучының мәдәни көндәлеге”н ничек эшләп бару кагыйдәләре турында сөйләде һәм әти-әниләре белән бергә “Укучының мәдәни көндәлеге” сайтына теркәлеп, конкурсларда катнашырга киңәш итте. Ә чараның икенче өлешендә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли костюмнарын искә төшерделәр һәм камзол, бизәкле читек һәм түбәтәй, калфак сурәтләнгән пазллар җыйдылар. Чара ахырында барлык укучыларга “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды.
2022 елның 16 сентябрендә Байлар Сабасы ш.т. б. "Олимп" стадионында Саба муниципаль районының барлык категорияләре арасында ВФСК ГТО җәйге фестивале узачак.
14 сентябрь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә бюджет учреждениеләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырылды. Көн тәртибендә агымдагы мәсьәләләр, алда торган бурычлар каралды.
Курсабаш авыл җирлегендә үзара салым чаралары хисабына җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын төзекләндерү эшләре бара.
3 сентябрь көнне Т. Утар авыл клубы Сулэ авыл клубы хезмәткәрләре Курсабаш авыл мәдәният йорты белгечләре белән берлектә ,Т.Утар авылында " җырлы-биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша "проекты кысаларында" Авылымның айлы кичләре "дип исемләнгән кичә уздырдылар. Авыл халкы, кунаклары" Йозек салыш", "Түбәтәй", "Башмакчы" һ.б. халык уеннарында актив катнашты. Уеннар жыр,биюлэр белэн урелеп барды. Кичэ күңелле һәм һәркем өчен чын бәйрәм булды.