Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре, җитәкче Сөнгатов Шәмсун Әкбәр улы җитәкчелегендә “Милләтләр кроссы” спорт чарасында актив катнаштылар. Ярышлар бер сулышта узды. Барлык катнашучылар чарадан канәгатьлек хисе алдылар. Ярыш нәтиҗәсендә Шакиров Рамил 3 урынга лаек булды.
Финансистлар билгеләп куелган ГТО нормативларын үтәделәр һәм уңышлы тапшырдылар. Хезмәткәрләрнең күбесе үзләренең яшь төркемнәрендә нормативларга туры килгән яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Бу чарадан барлык катнашучылар да канәгать калды. Беренчедән, эш атнасыннан соң физик ял булса, икенчедән, хезмәткәрләр үзләренең сәләтләрен сынап карый алдылар. Шакиров Рамил 2 урынга, Валеева Эльмира призлы 3 урынга лаек булды.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
2022 елның 16-17 сентябрендә Казан шәһәренең «Южный» сәүдә үзәгендә Марта Мартьянова исемендәге фехтование буенча республика медиатурниры узды. Безнең мәктәп спортчылары Хәнәфиева Гөлсинә, Ибәтуллин Инсаф 50дән артык кыз һәм 50дән артык малай катнашкан турнирда яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Хәлиуллин Раил 3 мактаулы урынны алды. Барлык катнашучылар, җиңүчеләр, призерлар һәм тренерлар турнир иганәчеләреннән истәлекле бүләкләр һәм Марта Мартьянованың призлары белән бүләкләнделәр. Спортчыларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз, нык сәламәтлек һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
2022 елның 15 сентябреннән «САБА-АРЕНА»да спорт төрләре буенча программада каралган контроль-күчерү нормативларын үтәүне кабул итү башланды. «Бадминтон», «Өстәл теннисы», «ПОДА өстәл теннисы», «Лин өстәл теннисы», «Фехтование», «Шахмат» бүлекләрендә тәрбияләнүчеләр гомумфизик һәм махсус әзерлек буенча тестлар үтә башладылар.
14 cентябрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, мәктәп китапханәчесе белән берлектә 1 нче сыйныф укучылары өчен “Мәдәни көндәлек” тапшыру тантанасын уздырдылар
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17 сентябрь 21 сәгатьтән 18 сентябрь 09 сәгатькә кадәр
2022 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы һәм Казан территориясендә 500 м һәм аннан да кимрәк күз күреме белән томан көтелә.
17 сентябрьдә Мишә авыл җирлегендә «Татарстан кроссы 2022» массакүләм ярышлары узды. Ярышларда 100 гә якын кеше катнашты.