18 сентябрьдә Керәнне авыл клубында концерт үткәрелде. Концертта Кызыл-Мишә, Симет , Мишәбаш, Иске Мичән мәдәният йортлары , Түбән Симет,Өтернәс, Иләбәр, Керәнне авыл клубы хезмәткәрләре катнашты.
Тамашачылар концерт программасында катнашучыларны алкышлар белән каршы алдылар. Матур һәм истә калырлык номерлар тамашачыларга онытылмаслык тәэсирләр, яхшы кәеф һәм уңай энергия бүләк итте.
Иштуган авылы мәдәният йортында түбә ремонтлау буенча эшләр үткәрелде
17 сентябрьдә Мичән авыл җирлегендә Милләтләр кроссы-2022 бәйгесе булып узды. Кроссны тантаналы рәвештә Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А. Ә., Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Закиров Д. Р. ачып җибәрделәр. Ярышта мәктәп укучылары һәм бюджет оешмалары эшчеләре катнашты. Җиңүчеләр Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
17 сентябрь көнне Явлаштау авыл җирлегендә Бөтенроссия йөгерү көне Милләтләр кроссы-2022» һәм «Татарстан кроссы-2022»республика массакүләм ярышлары узды
18 нче сентябрь көнне Казан шәһәрендә " Җырлыйк әле!» музыкаль тапшыруын төшерделәр.
16 нчы сентябрь көнне Cабаның сәләтле балалар мәктәбендә1 нче сыйныф укучыларына Саба район балалар китапханәчесе Шакирҗанова И.И. мәктәп китапханәчесе Кәримуллина Э.Р. белән берлектә, “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшыру проекты кысаларында, «Мәдәни дөнья» дип исемләнгән чара үткәрделәр.
15-17 нче сентябрь көннәрендә Казант шәһәрендә Ботенроссия «АгроНТИ-2022» конкурсы үткәрелде.
«2016-2024 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү «дәүләт программасын раслау турында» 10.06.2016 ел, № 395 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт архив эше комитеты (алга таба – Татарстан Республикасы Дәүләт архивы) «Гаилә архивын тапшырыгыз» дигән республика конкурсы үткәрә.
2022 елның 1 декабрендә Казан шәһәре МБУК «Тимер юлчылар мәдәният сарае» тарафыннан «ЛУЧ — 2022. Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен» фестиваль (алга таба — Фестиваль) оештырыла.
Балаларның җиләк-җимешләр,яшелчәләр турындагы белемнәрен, хәтер сәләтен үстерү, туган як табигатенә матурлык хисләре тәрбияләү максаттынан “Балачак” балалар бакчасында “Көз күчтәнәчләре” атналыгының йомгаклау чарасы үтте.