16 нчы сентябрь көнне Cабаның сәләтле балалар мәктәбендә1 нче сыйныф укучыларына Саба район балалар китапханәчесе Шакирҗанова И.И. мәктәп китапханәчесе Кәримуллина Э.Р. белән берлектә, “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшыру проекты кысаларында, «Мәдәни дөнья» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Китапханәче Шакирҗанова И. И. укучыларга “Укучының мәдәни көндәлеге”н эшләп бару кагыйдәләре турында сөйләде һәм әти-әниләре белән бергә “Укучының мәдәни көндәлеге” сайтына теркәлеп, конкурсларда катнашырга киңәш итте. Ә чараның икенче өлешендә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли костюмнарын искә төшерделәр камзол, бизәкле читек һәм түбәтәй, калфак сурәтләнгән пазллар җыйдылар. Чара ахырында барлык укучыларга “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды.