Марта Мартьянова исемендәге фехтование буенча республика медиатурниры

2022 елның 18 сентябре, якшәмбе

2022 елның 16-17 сентябрендә Казан шәһәренең «Южный» сәүдә үзәгендә Марта Мартьянова исемендәге фехтование буенча республика медиатурниры узды. Безнең мәктәп спортчылары Хәнәфиева Гөлсинә, Ибәтуллин Инсаф 50дән артык кыз һәм 50дән артык малай катнашкан турнирда яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Хәлиуллин Раил 3 мактаулы урынны алды. Барлык катнашучылар, җиңүчеләр, призерлар һәм тренерлар турнир иганәчеләреннән истәлекле бүләкләр һәм Марта Мартьянованың призлары белән бүләкләнделәр.
Спортчыларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз, нык сәламәтлек һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International