17 сентябрьдә Мишә авыл җирлегендә «Татарстан кроссы 2022» массакүләм ярышлары узды. Ярышларда 100 гә якын кеше катнашты. Алар-Мишә авыл җирлеге оешмалары җитәкчеләре, укучылар, «Ләйсән» Лесхоз балалар бакчасында һәм «Кояшкай» Сабабаш балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар. «Татарстан кроссы — 2022» республика массакүләм ярышлары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, спортны, аерым алганда, халык арасында җиңел атлетиканы популярлаштыруга, балаларның һәм өлкәннәрнең актив ялын оештыруга юнәлдерелгән.