14 cентябрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, мәктәп китапханәчесе белән берлектә 1 нче сыйныф укучылары өчен “Мәдәни көндәлек” тапшыру тантанасын уздырдылар. Проектның максаты - яшь буын аңында мәдәни кыйммәтләр һәм рухи байлык формалаштырырга ярдәм итү, балаларны төп мәдәни вакыйгалар, республиканың мәдәният учреждениеләре белән таныштыру.
Китапханәче 1 сыйныф укучылары өчен “Татарстанның мәдәни урыннары” исемле мәдәни дәрес уздырды. “Мәдәни көндәлекнең” укучыларга республикабызның, районыбызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәтеп, рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышырга ярдәм итәчәге турында сөйләп үтте.