ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2022 ел
шимбә

Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, “Кояшкай” балалар бакчасындагы балалар өчен Урал язучысы Д. Н. Мамин-Сибирякның тууына 170 ел  уңаеннан «Яраткан әкиятләр битләреннән»  исемле әкиятләр уку чарасы оештырдылар

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУнән килде:

 Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

      29 октябрь 18 сәгатьтән 30 октябрь  21 сәгатькә кадәр.

            2022 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:

- төнлә, көндез һәм кич белән 15-20 м/с га кадәр көньяктан көчле җил (Казанда 15-17 м/с);

- төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килүе көтелә.


28
октябрь, 2022 ел
җомга

28 октябрьдә район мәдәният йортында “Мизгел” театр коллективы куелышындагы “Ялгыз каен күзе” спектаклен чираттагы мәртәбә күрсәтү булды. Бу кичне зал тамашачылар белән тулы иде, бу аларның театр язмышына битараф түгеллеген һәм коллетив эшенә югары бәя бирүен ачык күрсәтә. Тамашачылар аягүрә басып артистларга кул чапты.

Физик затлар белән беррәттән эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары (оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр) бердәм салым түләү ярдәмендә бюджет белән исәп-хисапның барлык өстенлекләреннән файдалана алачаклар. «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә үзгәрешләр кертү турында» 46702-8 номерлы Федераль закон проекты белән бердәм салым счеты институтын (алга таба - ЕНС) кертү тәкъдим ителә, аның кысаларында һәр салым түләүчегә бюджет белән түләнергә тиешле һәм бердәм салым түләүдән файдаланып түләнгән барлык салымнар бердәм сальдога берләштерелә.

Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне кысаларында өй бүлеге мөдире Степанова А. һәм социаль эш буенча белгеч Зиннәтуллина А. Шәмәрдән авылында яшәүче Смышляева Тамара Михайловна янына бардылар.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге

Мәктәпләрдә көзге каникуллар 29 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр булачак.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Саба муниципаль районы Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә аграр көллият өчен тулай торак төзү

 

    Табигать кышка әзерләнә. Су буенда көзге чистарту һәм җыештыру эшләре бетүгә таба бара.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Саба муниципаль районы Байлар Сабасы ш.т.б.  20 х 40 метрлы футбол кыры белән рамсыз типтагы ябык футбол мәйданын төзү эшләре


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International