Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне кысаларында өй бүлеге мөдире Степанова А. һәм социаль эш буенча белгеч Зиннәтуллина А. Шәмәрдән авылында яшәүче Смышляева Тамара Михайловна янына бардылар.
Тамара Михайловна ул коточкыч вакытлар, ачлык , барлык мөлкәтне ничек конфискацияләүләре һәм бернәрсә дә калмаганлыгы турында сөйләде. «Барыбызны да поезд вагоннарына төяп алып киттеләр. Кая алып киттеләр?.. Белмим " - дип искә алды ул күз яшьләре белән. Ачы үткәннәргә карамастан, ул авырлыкларны җиңә алган һәм хәзер тыныч тормыш белән яши.
Бу истәлекле көндә нигезсез репрессия корбаннарына, аларның туганнарына һәм якыннарына ихлас күңелдән кызгану белдерәбез. Сәламәтлек, тынычлык, гаилә иминлеге һәм озын гомер телибез. Тамара Михайловна аны хөрмәт итүләренә шатланды һәм аңа тапшырылган символик бүләк өчен рәхмәтле булды .