Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, “Кояшкай” балалар бакчасындагы балалар өчен Урал язучысы Д. Н. Мамин-Сибирякның тууына 170 ел уңаеннан «Яраткан әкиятләр битләреннән» исемле әкиятләр уку чарасы оештырдылар.
Китапханәче балаларны язучының биографиясе белән таныштырды. Шулай ук китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Аннан соң Мамин-Сибирякның «Приемыш» әкияте кычкырып укылды, чара ахырында балалар бик яратып «Серая шейка» мультфильмын карадылар.