“Ямьле Саба” яр буенда

2022 елның 28 октябре, җомга

 

    Табигать кышка әзерләнә. Су буенда көзге чистарту һәм җыештыру эшләре бетүгә таба бара. “Ямьле Саба” яр буе зонасында әлеге эшләрне “ПМК-Мелиорация” хезмәткәрләре башкара. Биредә урнашкан чишмә матур һәм уңайлы ял итү урыны итеп төзекләндерелә. Яр буе белән паркны тоташтыручы баскыч әллә каян үзенә җәлеп итеп тора. Гомумән, әлеге участокта быел зур күләмле эш алып барылды. Яз җитү белән көздән күп итеп утыртылган агачлар яфрак ярыр. Дөньялар имин торсын да, илләребез тыныч булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International