«БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси партиясенең 21 еллыгы уңаеннан, 1 декабрьдән 10 декабрьга кадәр Саба җирле бүлегенең җәмәгатчелекне кабул итү булмәсендә (Б.Сабасы, З.Юсупов урамы. 24 йорт) график нигезендә Россия Дәүләт думасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, район Советы депутатлары, төрле оешма җитәкчеләре халыкны кабул итәләр. Авыл җирлекләре башлыклары, депутатлар җирле узидарәләр дә халыкны кабул итүне оештыралар. Кабул итүләр шулай ук онлайн да булырга мөмкин.
Белешмәләр өчен телефон: 2-34-69
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «2023 елның 1 гыйнварыннан бердәм салым счеты аша салым түләүгә күчү турында» дигән темага вебинарда катнашырга чакыра, ул 2022 елның 08 декабрендә 10: 00 сәгатьтә узачак.
Сатыш авылы китапханәсендә язучының тууына 85 ел тулуга багышланган "Мөлаем К.Тимбикова" исемле китап күргәзмәсе оештырылды.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә әти-әниләр комитетларының "Тату сыйныф серләре" республикакүләм бәйгесенең муниципаль этабы үтте.
Сатыш авыл җирлегендә Яңа елга әзерлек башланды.
"Сатыш" командасы Саба районы мини-футбол чемпионатында актив катнаша.
Байлар Сабасының Овражный тыкрыгындагы халык телендә Әмәнде чишмәсе дип йөртелүче чишмәдә төзекләндерү эшләре тәмамланды.
18нче ноябрь көнне Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм итү көне уңаеннан “Минем хокукларым һәм бурычларым” дип исемләнгән чара уздырылды. Кичә барышында укучылар үзләренең хокуклары, бурычлары һәм законнар турындагы төп документлар белән таныштылар. Чарада Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Ф.Ф. һәм ДПС инспекторы Мазитов Ф.З. та катнашып, үзләренең фикерләрен җиткерделәр, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
26 ноябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган "Әниемнең игелекле куллары» дигән бәйрәм кичәсе булып узды. Чара әдәби-музыкаль композиция белән башланып китте. Кичәгә 50, 55 яшьлек юбиляр әниләрне чакырдылар, бу бәйрәм көнендә аларны ихлас күңелдән юбилейлары белән котладылар, исәнлек-саулык, иминлек һәм бәхет теләделәр. Котлау сүзе белән Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А. Г. Гарипов чыгыш ясады.
Урта Нырты авылында клуб бинасы ачылды. Ул 50 урынга исәпләнгән. Төзелешне Саба Мелиорация оешмасы алып барды.