Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе.

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

26 ноябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган  "Әниемнең игелекле куллары» дигән бәйрәм кичәсе булып узды. Чара әдәби-музыкаль композиция белән башланып китте. Кичәгә 50, 55 яшьлек юбиляр әниләрне чакырдылар, бу бәйрәм көнендә аларны ихлас күңелдән юбилейлары белән котладылар, исәнлек-саулык, иминлек һәм бәхет теләделәр. Котлау сүзе белән Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А. Г. Гарипов чыгыш ясады. Кичәдә иң кадерле кешегә — анага багышланган җырлар яңгырады, программада кунаклар бию коллективлары, ансамбльләр, трио һәм дуэтлар, аерым башкаручыларның чыгышларын күрделәр. Бәйрәм ихлас теләкләр белән тәмамланды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International