“Әмәнде” матурланды

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

   Байлар Сабасының Овражный тыкрыгындагы халык телендә Әмәнде чишмәсе дип йөртелүче чишмәдә төзекләндерү эшләре тәмамланды. Ул “Ямьле Саба” яр буе зонасының быел төзекләндерелгән өлешендә  урнашкан. Биредә “ПМК-Мелиорация” хезмәткәрләре тарафыннан күләмле эш алып барылды. Проект буенча, чишмәгә төшү юлына баскыч ясалды, тыкрыкка вак таш түшәлде, күперчек ясалды. Чишмә бистәбезнең халык теләп килә торган иң матур урыннарының берсенә әйләнер дип уйлыйбыз.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International