Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә әти-әниләр комитетларының "Тату сыйныф серләре" республикакүләм бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Әлеге бәйгедә Олы Арташ, Сатыш, Икшермә, Түбән Шытсу, Олы Кибәче авыл мәктәпләреннән килгән командалар көч сынашты. Конкурсның беренче этабы - "Визит карточкасы"нда командалар дус,тату сыйныфның нинди булырга тиешлеген күрсәтсәләр, икенче турда исә сүз иҗади гаиләләргә бирелде. Бәйгедә Сатыш урта мәктәбе данын 5нче сыйныфлар яклады. Әлеге сыйныфның әти-әниләр комитеты үзләренең бар яктан да уңган-булган, иҗади, бердәм икәнлекләрен күрсәтте. Конкурс нәтиҗәләре буенча, командабыз "Мәктәпнең алтын фонды" номинациясендә җиңү яулады. Аларны әлеге уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз,матур чыгышлары өчен рәхмәт белдерәбез!