ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2023 ел
сишәмбе

«Балачак» балалар бакчасына йөрүче балалар тәрбиячеләр белән Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар. Балалар музейдагы экспонатларны зур кызыксыну белән карадылар. Бу экскурсия балалар өчен бик зур һәм күңелле вакыйгаларның берсе булды, алар яңа мәгълүматны игътибар белән тыңладылар. Урманнарыбызда нинди тавышлар бар, нинди хайваннар һәм кошлар яши, нинди үсемлекләр үсүен белделәр. Үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр. Экскурсия ахырында истәлеккә фотога төштеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Тимершык мәдәният йортында Файзрахман Камалның  “Заманча сәнгать музее» дип исемләнгән кул эшләре күргәзмәсе һәм үзъмәшгүл-иҗатчы авылдашыбыз Габтрахимов Маратның күргәзмәләре халыкка куеп күрсәтелде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

 3 февраль көнне  Тимершык авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре  катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Җыенның көн тәртибе түбәндәгечә булды:

1.Участок вәкаләтлесе Гатин Марат Мөрсалим улының  чыгышы.

2. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин Айнур Рифкат улы чыгышы.

3.  Курса урман участогы вәкиле Гилазов Ф.Т урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәкле чаралар күрү буенча чыгышы.

4.Тимершык авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2022 елда эшләгән эшләренә еллык отчеты һәм  2023 елга планнары.

5. Тимершык  авыл җирлеге башлыгы  А.Х.Хазиевның 2022 елда эшләгэн эшләргә еллык отчеты һәм 2023 елда эшләнергә тиешле эшләр һәм планнар белән таныштыруы.

6. 2022 елда гражданнар җыелышында әйтелгән тәкъдимнәрне, үтенечләрне һәм теләкләрне үтәү буенча отчет һәм 2023 елда гражданнарның тәкъдимнәрен һәм сорауларына җаваплар.

7. Җыелышка Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов чыгышы белән йомгак ясады. Район башлыгы урынбасары муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2022 елда башкарылган эшләр, 2023 елга планнар турында җентекләп сөйләде.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

    Олы Шыңар шугалагында Нуриев Булат истәлегенә алкалы хоккей буенча  ярышлар үткәрелде. Бозда Шыңар, Тимершык, Югары Кибәхуҗа  авылы уенчылары очрашты. Исәп Шыңар - Тимершык 2:5; Шыңар - Кибәхуҗа 2:6, Тимершык – Кибәхуҗа 1:2 .

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

3 февраль көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә халык  җыелышы уздырылды. Олы Шыңар авыл җирлегендәге учреждениеләр җитәкчеләре; авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г.  2022 елда эшләгән эшләренә отчеты һәм 2023 елга үсеш планнары турында; Россия эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлегенең Олы Шыңар  авыл җирлеге буенча участок вәкаләтлесе Садриев Р.А.җәмәгать иминлегенең торышы буенча;  Саба районы янгын күзәтчелеге идарәсе начальнигы  Галимуллин А.Р.;   Корса урман хуҗалыгы урман мастеры Гилязиев Ф.Т. чыгыш ясадылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2023 елның 15 февралендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.

06 февраль көнне Югары Симет авыл җирлеге гражданнар җыены булып узды

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Саба муниципаль районының Явлаштау авылы, Ш. Бариев ур. 21 йортында «Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең азык-төлек блогына җиһаз һәм инвентарь сатып алу белән капиталь ремонт ясау. Подрядчы оешма "ПМК-159" ҖЧҖ

Тэги: окс

6
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Саба районының Яңа Мичән авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Тэги: хастахана хастаханә

Чистарту корылмасын  һәм басымлы канализация төзү буенча киңәшмә

Тэги: окс

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International