Югары Симет авыл җирлегендә гражданнар җыены

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

06 нче февраль көнне Югары Симет авыл җирлеге гражданнары җыены булып узды. Җыен Югары Симет авылы мәдәният йортында үткәрелде. Мәдәният йортына килә алмаган кешеләр җыенда ZOOM программасы аша дистанцион катнаша алдылар. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирзянов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Җыенда авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмалары җитәкчеләре 2022 нче башкарган эшчәнлек буенча хисап тотылар һәм 2023 нче елга булган планнары белән уртаклаштылар. Участок инспекторы Садриев Р.А. 2022 нче елда авыл җирлегендә булган хокук бозулар һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлек белән таныштырды. Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча  янгын күзәтчелеге һәм профилактика эше буенча бүлек җитәкчесе А.Р. Галимуллин Саба муниципаль районындагы янгын очраклары һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләре һәм әлеге таләпләргә кертелгән үзгәрешләр турында сөйләде. Шулай ук җыенда Курса урман хуҗалыгыннан вәкил Шафиков Л.Г. урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү тәритбе һәм таләпләре турында чыгыш ясады. «Россельхозбанкның” Саба районы бүлеге җитәкчесе Билалова Р.К. “Авыл ипотекасы” программасындагы үзгәрешләр турында сөйләде. Югары Симет  авыл җирлеге башлыгы  Ахмадуллин И.Р. халык каршында 2022 нче елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча хисап тотты һәм 2023 нче елда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Җыенны йомгаклап Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирзянов Р.Р.  авыл җирлегендә яшәүче халкка мөрәҗәгать итеп, авыл җирлеге һәм гомүмән районда башкарырга тиешле эшләргә тукталды һәм нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк дигән фикерләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International