23 февраль-хәрби бәйрәм генә түгел, ул барлык ир-атлар бәйрәме. Һәркем күңелендә Ватан сакчысы. Олы Нырты мәдәният йорты һәм Олы Арташ авыл клубы хезмәткәрләре “Язгы моңнар” дигән исем астында бәйрәм концерты үткәрелделәр.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Олы Нырты авылы китапханәсе мөдире балалар өчен патриотик дәрес үткәрде. «Һәр ил үзенең геройлары белән горурлана». Нәкъ менә бу кешеләр мисалында яшь буын тәрбияләү кабул ителә. Безнең Ватан-геройлар арасында Советлар Союзы Геройлары якташыбыз- Иван Сергеевич Башкиров та бар . Иван Сергеевич Башкиров батырлыклары истәлегенә карата чарада катнашучыларга "Безнең якташларлар – Советлар Союзы Геройлары" китабыннан өзекләр укылды.
Физкультура белән шөгыльләнү — файдалы, ә күңелле физкультура-икеләтә. Чөнки спорт белән шөгыльләнүнең һәр минуты кешенең гомерен бер сәгатькә, ә күңелле спорт белән ике сәгатькә озайта. Урта Нырты авыл клубында «Күңелле эстафета»спорт ярышлары узды.
Олы Нырты авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга безнең авылның озын гомерле кешеләре турында сөйләделәр, шулай ук биредәге тарих, авылның ничек барлыкка килүе, истәлекле урыннар турында сөйләделәр.
«Ләйсән» Лесхоз балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда элементар математик күзаллау формалаштыруда дидактик уеннар куллану» дигән темага район семинары булып узды.
Татарстанда 2022 елда инвалидлык буенча 9 меңгә якын пенсия гражданнардан гариза алмыйча гына билгеләнгән
16-19 февраль көннәрендә Ижау шәһәрендә Россия медицина һәм фармацевтика югары уку йортларының «Физик культура һәм спорт - табибның икенче һөнәре» Идел буе федераль округының I Спартакиадасы узды. Безнең мәктәп спортчысы Заһидуллин Салават Спартакиада остэл теннисы буенча чемпионы булды.
Спортчыларның әти-әниләре тренерлары Исмаилов Фәрхәд Усман улына һәм Исмаилов Хайём Фарход улына зур рәхмәт белдерәләр. Салаватка куйган тырышлыклары, вакытлары, үгет-нәсихәтләре һәм башкарган зур эшләре өчен рәхмәт белдерәләр. Казанышлар-сезнең тырыш хезмәтегез. Киңәшләр, ярдәм, дуслык, уңышка ышаныч өчен рәхмәт. Сез иң яхшылары!
18 февраль көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, яшүсмерләр өчен "Яшүсмер – яшәү рәвеше сәламәтлек" исемле әңгәмә сәгате үткәрделәр
14 февраль көнне Өч Нарат авыл клубында "Дуслык күпере"концерт программасы узды