Тәрбиячеләр өчен район семинары

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

«Ләйсән» Лесхоз балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда элементар математик күзаллау формалаштыруда дидактик уеннар куллану» дигән темага район семинары булып узды. Семинар барышында ФЭМП буенча оештырылган белем бирү эшчәнлеге, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда үзара бәйләнешне үстерү буенча тренинг тәкъдим ителде. Шулай ук педагогларда «Түбәтәй»татар милли баш киемен әзерләү буенча мастер-класс зур кызыксыну уятты. Семинар ахырында педагоглар педагогик осталык тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.  Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе  методисты Хәбибрахманова Диләрә Рәсим кызы семинарга йомгак ясады. Ул балалар бакчасының эшен югары бәяләде. Семинар җылы, эшлекле  шартларда узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International