Россия медицина һәм фармацевтика югары уку йортларының «Физик культура һәм спорт - табибның икенче һөнәре» Идел буе федераль округының I Спартакиадасы

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

16-19 февраль көннәрендә Ижау шәһәрендә Россия медицина һәм фармацевтика югары уку йортларының «Физик культура һәм спорт - табибның икенче һөнәре» Идел буе федераль округының I Спартакиадасы узды. Безнең мәктәп спортчысы Заһидуллин Салават Спартакиада остэл теннисы буенча чемпионы булды.

Спортчыларның әти-әниләре тренерлары Исмаилов Фәрхәд Усман улына һәм Исмаилов Хайём Фарход улына зур рәхмәт белдерәләр. Салаватка куйган тырышлыклары, вакытлары, үгет-нәсихәтләре һәм башкарган зур эшләре өчен рәхмәт белдерәләр. Казанышлар-сезнең тырыш хезмәтегез. Киңәшләр, ярдәм, дуслык, уңышка ышаныч өчен рәхмәт. Сез иң яхшылары!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International