«Аргамак» картодромында йөгерүне яратучыларны һәм профессиональ спортчыларны җыйган «Милләтләр кроссы – 2025» традицион ярышлары узды. Ярышларда «Балкыш «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» хезмәткәрләре актив катнашты. Учреждение директоры лаеклы нәтиҗә күрсәтте: ярыш нәтиҗәләре буенча Дәүләтшин Н.И. мактаулы 3 урынны яулады. Бу уңыш сәламәт яшәү рәвешен саклап калу һәм спорт белән шөгыльләнүнең мөһим үрнәге булды.
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
"Яшьлек" яшьләр үзәге, районыбызның мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учрежденияләре хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Җаваплылыгы чикләнгән “Симет” оешмасы хезмәткәрләре кукурузны силоска салу эшен төгәлләделәр. Барлыгы 300 гектардан артык мәйданда җыеп алынган уңыш ел буе терлекләрдән мул продукция алу өчен азык запасы булып тора. Куйган хезмәтләре өчен барысына да бик зур рәхмәт. Алдагы көннәрдә барлык эшләрендә уңышлар телибез.
Кабак - көзге уңышның файдалы культурасы. 24 сентябрь көнне Саба үзәк балалар китапханәсе Саба урта мәктәбенең китапханәсе белән берлектә "Кабак-көз патшабикәсе"дип исемләнгән әдәби –кулинар сәгать үткәрделәр. Китапханәчеләр кабакның файдалы үзлекләре турында сөйләделәр, кабак турындагы мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныштырдылар. Шулай ук Ф.Хөснинең «Кабак»хикәясен искә төшереп, фикер алыштылар. Чара кабактан аш-боламык пешерү белән тәмамланды.
26 сентябрьдә Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара саңгыраулар көненә багышланган хәйрия акциясенә кушылдылар һәм Йосыповлар гаиләсенә кунакка бардылар.
Эзмә "Саф чишмә" балалар бакчасында "Без – терроризмга каршы" дигән тематик әңгәмә узды.
Турслетның программасы бай булды, биредә бау паркы да, төеннәр бәйләү дә, учак җыю да, спорт лабиринты, каршылыклар полосасы этабы да бар иде. Барысына да үзләрен туристлык һәм спорт күнекмәләрендә күрсәтү мөмкинлеге булды.
25 нче сентябрь көнне Саба муниципаль районы Мичән гомумбелем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Галимуллина Альбина “Оста Саба” конкурсының “Яшь чәчтараш” юнәлешендә беренче урынга лаек булды.
Күмәкләштерү чорында Сатыш авылында "Марс" колхозы оештырыла, аның беренче рәисе Садыйков була. 1960 елда "Эшче", "Кызыл Йолдыз" һәм "Марс" колхозлары "Молотов" колхозына берләштерелә, соңыннан ул "Марс" дип үзгәртелә. 2003 елда "Марс" колхозы крестьян (фермер) хуҗалыгы исемен ала, ә 2015 елдан "Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Сатыш" бүлекчәсе булып тора. 1929 елда авылда "Марс" колхозы төзелә. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “Туган якны өйрәнүчеләр” клубының чираттагы утырышы «Марс колхозы тарихы» темасына багышланды.