"Яшьлек" яшьләр үзәге, районыбызның мәктәпкәчә  яшьтәге балаларга белем бирү учрежденияләре хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

2025 елның 27 сентябре, шимбә

"Яшьлек" яшьләр үзәге, районыбызның мәктәпкәчә  яшьтәге балаларга белем бирү учрежденияләре хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

27 нче сентябрь көнне тәрбиячеләр һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан, район мәгариф бүлеге һәм "Яшьлек" яшьләр үзәге тарафыннан, районыбыз тәрбиячеләре өчен интеллектуаль уен оештырылды. 26 нчы сентябрь көнне Саба урта мәктәбе базасына, нәниләрнең икенче әниләре булган,  беренче тәрбия һәм белем бирергән  районыбыздагы балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр һәм бакча мөдирләре җыелды. Уен башланганчы, аларны котларга  сүз, Саба районы мәгариф идарәсенең мәгълүмат-методика бүлеге мөдире-Капитонова Гөлназ Таһир кызына бирелде. "Башкарган эшегез, хезмәтегез зур мактауга лаек. Күрсәтерлек, сөйләрлек матур эшләрегез бар. Алга таба да сезгә саулык, сәламәтлек, уңышлар телим!",- диде ул.

Интеллектуаль уен барышында тәрбиячеләр, экранга чыккан логик сорауларга, билгеле бер вакыт эчендә җавап эзләделәр. Сораулар төрле өлкәне колачлаган иде. Биредә, балаларга белем бирүче тәрбиячеләрнең үзләренең заманча мультфильмнар, кинолар, музыкаларны белүләре, картинага карап, көтелмәгән сорауларга җавап бирүләре, ягъни игътибарлылыклары тикшерелде.  Шулай ук балалар сөйләгән кызыклы мәгълүматлар- видеосорау аша кара ящик эчендә нәрсәләр барлыгын ачыкладылар. Уенда катнашкан 9 команда арасында 3нче урынны "Салават күпере", 2нче урынны "Оникс",1нче урынны " Әллуки" командалары яулады. Командаларны  район мәгариф идарәсенең төп белгече Гомәрова Луиза Мәҗит кызы һәм мәгариф идарәсе методисты  Хабибрахманова Диләрә Расим кызы котлап, һәр командага диплом, һәр катнашучыга сертификатлар тапшырдылар. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе исеменнән шулай ук , әлеге чараны оештыруга теләктәшлек белдергән "Яшьлек"яшьләр үзәге коллективына да  рәхмәт хаты тапшырылды. Бәйрәм чарасыннан һәркем канәгать калып, эшләр өчен яңа дәрт һәм теләк белән таралышты. 

Бәйрәм белән сезне хөрмәтле тәрбиячеләр һәм барлык  балалар бакчасы хезмәткәрләре!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International