26 нчы сентябрь көнне «Сабантуй» спорт мәктәбе базасында 7 нче сыйныф укучылары арасында VI туристлык слеты узды. Укучылар алты мавыктыргыч этапта ярыштылар, аларның һәркайсы алардан күнекмәләр генә түгел, команда рухы да таләп итте.
Турслетның программасы бай булды, биредә бау паркы да, төеннәр бәйләү дә, учак җыю да, спорт лабиринты, каршылыклар полосасы этабы да бар иде. Барысына да үзләрен туристлык һәм спорт күнекмәләрендә күрсәтү мөмкинлеге булды.
Слетны туристлык җырлары конкурсы төгәлләде, бәйгене маҗара һәм бердәмлек рухын чагылдырган шатлык һәм көйләр белән тутырды.
Слет бүләкләү тантанасы белән тәмамланды, нәтиҗәләр түбәндәгечә:
III урынны Эзмә урта мәктәбе укучылары яуладылар;
II урынны Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары алды;
I урынга Явлаштау урта мәктәбе командасы лаек дип табылды.
Ярышлар йомгаклары буенча шулай ук 6 этапта җиңүчеләр билгеләнде:
Бау паркы этабында 1нче урынны Саба урта мәктәбе укучылары яулады,
Каршылыклар полосасы 1 нче урынга Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары,
Төеннәр бәйләү этабында – 1 нче урынны Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары,
Учак җыю этабында 1 нче урынга Лесхоз урта мәктәбе укучылары лаек булды,
Спорт лабиринты этабында- Икшермә кадет интернат мәктәбе укучылары,
Туристлык җырлар конкурсында Саба урта мәктәбе командасы җиңү яулады.