«Татарстан Кубогы» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында өстәл теннисы буенча региональ ярышлар 25-26 сентябрьдә «Саба-Арена» спорт комплексында узды һәм анда Пенза, Чуваш, Самара, Новосибирск өлкәләре, Саха Республикасы (Якутия) вәкилләрен һәм, әлбәттә, татарстанлыларны, атап әйткәндә, Мамадыш, Түбән Кама, Яр Чаллы, Минзәлә, Казан шәһәрләреннән һәм хуҗалардан - сабинцев.
27 сентябрьдә, «Яшьлек» яшьләр үзәге, Шәмәрдәндә «Милләт кроссы - 2025», «Татарстан кроссы -2025» ярышлары уздырды.
"Аргамак" картодромында Бөтенроссия йөгереш көне кысаларында "Милләтләр кроссы - 2025" спорт чарасы узды. Әлеге ярышларда Финанс - бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов җитәкчелегендә коллективның спорт сөюче егетләре - кызлары да актив катнашты.
Игътибар! Халыкка хәбәр итү системасын тикшерү үткәреләчәк!
Иске Икшермә авыл җирлегендә Милләтләр кроссы-2025
30 сентябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һава температурасының урыны белән 0 градуска кадәр төшүе көтелә..-5, урыны белән -8; Казан шәһәрендә 0 га кадәр..-2, түбән урыннарда -4.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 20.12.2024 ел, №2897 боерыгы буенча Саба районында «мобиль поликлиника»эшли башлый.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды республика предприятиеләре һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын яклауның гамәлдәге чараларына багышланган вебинар үткәрә.
26-27 сентябрь көннәрендә, Байлар Сабасында, «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында авыл районнарының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты финалы узды!
25 – 27 сентябрь көннәрендә Актанышта узган Татарстан Республикасының Беренче Президенты Кубогына 2009-2011 елда туган яшүсмерләр арасында милли көрәш бәйгесендә авылыбыз егетләре зур уңышка ирешеп кайттылар. Ахмадуллин Инсаф 70 кг улчәүдә 3 урын, Ибрагимов Илшат 80 кг авыр улчәүдә 3 урынны алдылар. Тренерлары Закиров Делюс Редаил улы. Көрәшчеләрне уңышлары белән котлыйбыз