Игътибар! Халыкка хәбәр итү системасын тикшерү үткәреләчәк!

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе

1 октябрьдә 10 сәгать 40 минутта Саба муниципаль районында, аерым алганда Саба шәһәре (янгын сүндерү бүлеге бинасы, МРУЭС, РЭС, МСК «Саба»), Шәмәрдән (Шәмәрдән авылы), Мишә (Лесхоз авылы), Иштуган (Иштуган тимер юлы) авыл җирлекләре территорияләрендә халыкка хәбәр итү системасын тикшерү үткәреләчәк.

Сиреналар һәм тавыш көчәйткечләр яңгыраячак - шулай итеп " Игътибар барлык халыкка!"

Тынычлык саклавыгызны һәм уздырыла торган тикшерүгә аңлап каравыгызны сорыйбыз!

Гражданнар оборонасы сигналы "Игътибар барлык халыкка!"гадәттән тыш хәл, табигый бәла-каза һәм башка куркыныч күренешләр килеп чыккан очракта тапшырыла. 

Мәгълүмат берничә тапкыр кабатлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International