27 сентябрьдә, «Яшьлек» яшьләр үзәге, Шәмәрдәндә «Милләт кроссы - 2025», «Татарстан кроссы -2025» ярышлары уздырды.

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе

27 сентябрьдә, «Яшьлек» яшьләр үзәге,  Шәмәрдәндә «Милләт кроссы - 2025», «Татарстан кроссы -2025» ярышлары уздырды.  Бөтенроссия йөгерү көне  ел саен физик культураны һәм спортны, халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан үткәрелә. Йөгерештә барлыгы 200 дән артык кеше катнашты. Алар арасында мәктәпкәчә яшьтәгеләрдән алып лаеклы ялда булган йөгерешчеләр дә бар иде. Призлы урын алучыларга грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International