26-27 сентябрь көннәрендә, Байлар Сабасында, «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында авыл районнарының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты финалы узды!
"Яшьлек" яшьләр үзәге тренеры Халиулин Фәрхәт Ханзар улы җитәкчелегендәге район җыелма командасы яхшы уен күрсәтеп беренче урынны алды!
Һәр уенчы әлеге уңышка өлеш кертеп югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте.
Без спортчыларыбыз белән горурланабыз һәм аларны җиңүләре белән котлыйбыз! Футбол кырында яңа биеклекләр һәм уңышлар сезгэ!