ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2024 ел
җомга

2 майда Түбән Шытсу төп мәктәбендә А.Кәримуллин район китапханәсе эпоксидлы сумаладан брелоклар ясау,сумка- шоппер буяу һәм алкалар ясау буенча мастер-класс үткәрде. Һәркем үз эшен үз фантазиясенә нигезләнеп башкарды.
Пушкин картасы буенча 46 билет алынды.

Тэги: мәдәният бүлеге

    Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире, Чабья Чурчи авыл клуб мөдире  белән берлектә, "Ветеранга кунакка" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Ветеран-тыл хезмәтчәннәре Җиһаншина Мәликә апаның өенә бардылар. Мәлика апа сугыш елларындагы җиңел булмаган тормышы турында сөйләде, гаилә фотоальбомнарын күрсәтте, яшьлеген искә төшерде. Ул өч кыз үстерде, оныкларын үстерергә булыша. Мәликә апа Агләмовлар гаиләсендә кече кызында яши һәм сөенәп куанып туя алмый. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

570 меңнән артык Татарстанлы  хезмәт кенәгәләренең электрон вариантын сайлады


2
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2 май көнне, Бөек Җиңү көне якынлашу уңаеннан, Саба үзәк китапханәсендә “Фронтовик язучыларыбыз иҗаты” патриотик сәгате үткәрелде.           “Фронтовик язучылар” китап күргәзмәсе янында сугышта катнашкан әдипләребезнең тормыш юлары, иҗатлары белән таныштырылды, әсәрләренә күзәтү үткәрелде.

Тэги: мәдәният бүлеге

Саба район китапханәсендә икеләтә бәйрәм “Г.Тукай белән бергә” онлайн марафонын йомгаклау һәм якташ шагыйрәбез Ильмира Гыймаева белән очрашу чарасы уздырылды.   Чара 2022 елдан Татарстан республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, бүгенгесе көндә “Мин яшим” , “Соңармаска иде”,  “Диңгез кебек безнең күңелләр”, “Шаян җиләк” шигырь китаплары авторы шагыйрә Ильмира Гыймаева белән башланып китте. Шагыйрәнең тормыш юлы, иҗатына күзәтү ясалды. Китап укучыларыбыз сәнгатьле итеп шигырьләрен яттан сөйләделәр. Марафонда катнашучыларыбыз да шагыйрәгә биргән сорауларына тулы, мәгънәле, кызыклы мәгълүмат алдылар. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы чараның икенче өлешендә марафонда катнашучыларны тәбрикләү белән дәвам итте.  Гаилә елы уңаеннан, 18-24 апрель аралыгында “Г.Тукай белән бергә” марафоны игълан ителгән иде. 7 көн буе: Әйдәгез танышабыз, Шигырь сөйлибез, Г.Тукайның тормышы, иҗаты белән таныштыру, Гаилә белән Г.Тукай әсәрләренә эшләнгән мультфильм карыйбыз, Шәҗәрәбезне барлыйбыз, Гаилә белән рәсем ясыйбыз, “Туган тел” не җырлыйбыз биремнәрен үтәп 61 гаилә катнашты. Марафонда катнашучылар 7 көн  дәверендә нинди вакыйгалар белән очрашулары, уй-фикерләре белән уртаклаштылар. Бергәләп 7нче көннең биремен “Туган тел” җырын җырладылар. Чара реконструкциядән соң заманлаштырылган яңа китапханә буйлап экскурсия белән тәмамланды.

Тэги: мәдәният бүлеге

2 май көнне Саба район балалар китапханә китапханәчесе Шакирҗанова И.И. Шәмәрдән лицееның 4 “В” сыйныф укучылары өчен ремонттан соң район китапханәсе буенча экскурсия үткәрде. Укучылар китапханә тарихын игътибар белән тыңлап, китап укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Аннары укучылар өчен “Угадайка” дип исемләнгән  интеллектуаль сәгать үткәрелде. Уенда “Әкиятләрне яхшы беләсеңме?”,  “Мәкальне дәвам ит”, “Тиз сөйләм”, “Кроссвордны чиш”, “Тәрҗемә ит” кебек биремнәр тәкъдим ителде. Укучылар чарада актив булып, китап укыганлыкларын расладылар.  Чара “Шәм ясау” мастер-классы белән тәмамланды.

Тэги: мәдәният бүлеге

Килдебәк авыл җирлегендә өмә барышында җирлектә урнашкан оешма һәм учреждения тирәләре җыештырылды

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

Бүген 2024 елның 2 маенда МББМБУ Саба-Арена спорт мәктәбендә фехтование буенча 1 нче Бөтенроссия (төбәк-ара) турниры «Саба рапирасы» старт алды. Безнең ярышларда Россия Федерациясенең 5 төбәгеннән спортчылар катнаша. Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Ырымбур өлкәсе, Самара өлкәсе һәм Свердловск өлкәсе.

Безнең ярышларга хөрмәтле кунаклар килде.

1.Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары-Саба муниципаль районы башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Марат Рәшит улы Кәримов

 2. Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Рамазан улы Гарипов

 3. Саба-Арена спорт мәктәбенең фехтование бүлегенең беренче тренеры, Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре фехтование буенча СССР спорт мастеры Эльвира Ханиповна Шагиева

 4. Безнең ярышларның спонсорларының берсе, «Гафел» гаилә компаниясен оештыручы Әлим Фиргат улы Галимуллин.

 5. Ярышларның баш судьясы, фехтование буенча Россия спорт мастеры Радик Мөдәррис улы Ильясов

 Шулай ук бүген безнең белән дөнья чемпионатының бронза призеры, Европа, Россиия чемпионы, халыкара класслы спорт мастеры Тимур Фәрит улы Арысланов та бар.

Европа чемпионатының һәм Россия чемпионатының көмеш призеры Россия спорт мастеры Эрнст Халилович Хамзин.

Марат Рәшит улы фехтование буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән беренче Саба спортчыларын котлады: фехтование буенча спорт мастерына Кандидат спорт разряды Камолов Камол Баходуровичка бирелә; фехтование буенча беренче спорт разряды Кутдусов Шамил Илнуровичка бирелә.

 2013 елда туган һәм аннан яшьрәк шәхси разрядтагы ярышлар нәтиҗәләре

Малайлар:

1 урын - Хуҗәхмәтов Илхан (Башкортстан) (тренеры - Карнухов Андрей Дмитриевич)

2 урын - Болтачев Иван (Самара)

3 урын-Лазовой Семен (Татарстан), Максарев Александр (Самара)

Кызлар:

1 урын-Кряжева Арина(Татарстан) (тренеры - Потапова Регина Ринат кызы)

2 урын - Исмәгыйлова Самина (Татарстан)

3 урын - Исанова Рената (Татарстан), Азизова Софья (Самара)

2010-2012 елгы шәхси разрядтагы ярышлар нәтиҗәләре 

Егетләр:

1 урын - Измаилов Самир (Татарстан) (тренеры - Потапова Регина Ринат кызы)

2 урын - Фәхретдинов Данияр (Башкортстан)

3 урын-Лазовой Максим (Татарстан), Вәлиуллин Динар (Татарстан)

Кызлар:

1 урын-Шубина Арина (Татарстан) (тренеры-Мифтахова Зөлфия Ибраһимовна)

2 урын-Гончарова Полина (Ырымбур)

3 урын - Факимова Арина (Татарстан), Никифорова Дарья (Татарстан)

 

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА САБА-АРЕНА Чаралар

ҖЧ “Юлбат” авыл хуҗалыгы җәмгыятендә язгы кыр эшләре тулы көченә бара. Хәзерге вакытта бөртекле культуралар чәчү буенча эш алып барыла.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Юлбат авыл зиратында авыл халкы белән зиратта өмә үткәрелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International