Онлайн марафонын йомгаклау һәм якташ шагыйрәбез Ильмира Гыймаева белән очрашу чарасы

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Саба район китапханәсендә икеләтә бәйрәм “Г.Тукай белән бергә” онлайн марафонын йомгаклау һәм якташ шагыйрәбез Ильмира Гыймаева белән очрашу чарасы уздырылды.   Чара 2022 елдан Татарстан республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, бүгенгесе көндә “Мин яшим” , “Соңармаска иде”,  “Диңгез кебек безнең күңелләр”, “Шаян җиләк” шигырь китаплары авторы шагыйрә Ильмира Гыймаева белән башланып китте. Шагыйрәнең тормыш юлы, иҗатына күзәтү ясалды. Китап укучыларыбыз сәнгатьле итеп шигырьләрен яттан сөйләделәр. Марафонда катнашучыларыбыз да шагыйрәгә биргән сорауларына тулы, мәгънәле, кызыклы мәгълүмат алдылар. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы чараның икенче өлешендә марафонда катнашучыларны тәбрикләү белән дәвам итте.  Гаилә елы уңаеннан, 18-24 апрель аралыгында “Г.Тукай белән бергә” марафоны игълан ителгән иде. 7 көн буе: Әйдәгез танышабыз, Шигырь сөйлибез, Г.Тукайның тормышы, иҗаты белән таныштыру, Гаилә белән Г.Тукай әсәрләренә эшләнгән мультфильм карыйбыз, Шәҗәрәбезне барлыйбыз, Гаилә белән рәсем ясыйбыз, “Туган тел” не җырлыйбыз биремнәрен үтәп 61 гаилә катнашты. Марафонда катнашучылар 7 көн  дәверендә нинди вакыйгалар белән очрашулары, уй-фикерләре белән уртаклаштылар. Бергәләп 7нче көннең биремен “Туган тел” җырын җырладылар. Чара реконструкциядән соң заманлаштырылган яңа китапханә буйлап экскурсия белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International