2024 елның 4-5 маенда Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасы Шәхси Кубогының 2 туры узды. Ярышлар йомгаклары буенча Саба районы бадминтончылары түбәндәге категорияләрдә чемпионнар һәм призерлар булдылар:
2010 һәм мл яшь категориясе:
🥉 - Хантимерова Алиса (парлы категория);
В төркеме:
🥈- Зәйниев Айназ (ялгыз категория);
㊇- Зәйниев Айназ (парлы категория);
🥈- Зәйниев Айназ (катнаш парлы категория);
🥉- Шиһабиев Ильяс (парлы категория).
Барлык катнашучыларны, тренерларны, ата-аналарны балаларыбызның уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз һәм сәламәтлек, алга таба уңышлар телибез!
Педагоглар «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивалендә актив катнаштылар.
Эзмә авыл жирлегендә олы юл буйлары жыештырылды.
Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан 27 апрельдән 7 майга кадәр бөтен Россия буйлап "Ветеранга кунакка" акциясе уза.
Бөек Ватан сугышында безнең солдатларның батырлыгы беркемне дә битараф калдыра алмый. Без, Лесхоз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, читтә калмадык һәм балалар белән Бөек Ватан сугышы вакытында рус халкының тормышы һәм батырлыклары белән танышу буенча зур һәм нәтиҗәле эш алып бардык. Ә бу эшне тәмамлагач, без "9 Май - Җиңү көне" дигән стена газетасын рәсмиләштердек.
26-27.04.2024 "Саба-Арена урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет учреждениесендә авыл районнары командалары арасында шашка буенча Татарстан Республикасы беренчелеге һәм авыл районнарында яшәүче ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында шашка буенча Татарстан Республикасы чемпионаты
узды. Авыл районнары командалары арасында шашка буенча Татарстан Республикасы беренчелеге нәтиҗәләре
: 1 урын - Биектау районы (Минҗанов Ленар, Камалиева Гүзәл) 2 урын - Балтач районы (Нәбиев Рифкать, Габделганиева Чулпан) 3 урын - Яшел Үзән районы (Пигасов Михаил, Гайнетдинова Дилә) Авыл районнарында яшәүче ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында шашка буенча ТР чемпионаты нәтиҗәләре Ир-атлар арасында нәтиҗәләр: 1 урын - Минҗанов Ленар (Биектау районы) 2 урын - Дәүләтгәрәев Нәзир (Саба районы) 3 урын - Пигасов Михаил (Яшел Үзән районы) Хатын-кызлар арасында нәтиҗәләр
: 1 урын - Камалиева Гүзәл (Биектау районы) 2 урын - Габделганиева Чулпан (Балтач районы) 3 урын - Габдуллина Нурия (Азнакай районы) 3 урын - Гайнетдинова Дилә (Яшел Үзән районы)
Традиция буенча! 5 майда УСК Саба-Аренада традицион Саба якшәмбе лигасы узды! Ринат Рафаэлович Габделхаков-Идел-Кама тәрәзә заводы вәкиле хәйрия акциясен дәвам итте-спортчыларга футболкалар тапшырды, шуннан соң Саба дуэтларының команда лигасы үтте. 25 тән артык дуэт ракеткаларны үзара сынаштырды. Өченче урынны «Саба» дуэты Хайем Исмаилов - Риана Вәлиуллина алды. Икенче урында «Саба-Арена» дуэты Екатерина Ищенко һәм Сафира Фәйзетдинова. Ә җиңүне «бер+бер» дуэты Мурат Ибраһимов-Динара Исмаилова бәйрәм итте. Традицион «татлы приз» белән традицион рәвештә лига җиңүчеләре һәм призерлары бүләкләнде. Традиция буенча лига катнашучылары УСК Саба-Арена администрациясенә уңайлылыгы, чисталыгы һәм җылылыгы өчен рәхмәт белдерәләр!
3 май көнне район китапханәсе хезмәткәрләре Саба урта мәктәбенең 1 “А” сыйныф укучылары өчен ремонттан соң район китапханәсе буенча экскурсия үткәрде. Балалар китапханә тарихын игътибар белән тыңладылар, укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Аннары укучылар өчен брелок ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чара ахырында укучылар китапханәдәге матбугат белән таныштылар.
Шекше авылында мәчет манарасын ремонтлау