"Сәламәт тәндә сәламәт рух!" - дип ышаналар Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе педагоглары.

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Педагоглар «Хезмәткә һәм оборонага әзер»Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивалендә актив катнаштылар.

Нормативларны тапшыру кысаларында катнашучылар үзләрен турникта тартылу, отжимание, гимнастика эскәмиясеннән алга авышу, озынлыкка сикерү һ.б. белән сынап карадылар. Алар барысы да төрле дәрәҗәдә биремнәрне үтәделәр. Кемдер яхшы нәтиҗә күрсәтте һәм алтын билге ала ала, ә кемдер бронза нормативларын үтәде, әмма киләчәктә аларны яхшыртырга планлаштыра.

Мондый сынауларның максаты -аерымлык билгесе алу гына түгел, ә өлкән яшьтәге халыкны сәламәт яшәү рәвеше һәм физик культура белән актив шөгыльләнүгә җәлеп итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International