2023 елда, Татарстан Республикасы Яшьләр Министрлыгының яшьләр сәясәте учрежденияләре арасында үткәрелгән грантлар конкурсында, "Яшлек" яшьләр үзәге муниципаль бюджет учреждениесе "Гаилә җылысы" проекты белән җиңү яулады һәм 960,000 сум күләмендә грант отты.
Җиңү көне-безнең һәрберебез өчен изге бәйрәм һәм без, илнең бүгенге гражданнары, җиңү турында истәлекне, Җиңү көнен бәйрәм итү традицияләрен киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды партнерлык финанслау программасы кысаларында Арча районы төзелеш компаниясенең «Даман» гарантия продукты буенча 1 млн сум күләмендә беренче поручительлек бирде.
14 нче май көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шәфкать туташы социаль технология үткәрде. Бармаклар өчен уткәрелгән гимнастиканын бу төре кулларның вак моторикасын саклауда зур урын алып тора.
13 май көнне "Икшермә кадет мәктәбе" базасында "Зарница 2.0" Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы узды.
13 майда Ямаширмә «Йолдыз» балалар бакчасында «Иң милли тәрбияче - 2024» республикакүләм конкурсының йомгаклау туры узды.
Югары Симет “Ромашка” балалар бакчасы республика күләм икеайлык экологик марафонда актив катнаша. Бакчада балаларга экологик тәрбия бирү, тирә - юнебезгә яшеллек бируче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызныңда уртак бурычы булуын аңлату эше алып барыла. Шул максаттан балалар әти-әниләре белән быел да яшь агачлар утырттылар.
11-12 май көннәрендә Байлар Сабасында картинг буенча ТР Беренчелеге, ТР Чемпионаты һәм ТР Кубогы узды.
Татарстан Республикасы территориясендә Шторм кисәтүе
Бәйрәм ялларында Казан шәһәрендә уздырылган йөгерү марафонында Финанс - бюджет палатасының баш белгече Эльмира Валеева да катнашты. Марафонның быел юбилей датасы, 10нчы тапкыр үткәрелә. Йөгерешчеләр 10 км. дистанцияны үттеләр. Минем өчен спорт ул - сәламәтлек, рәхәт физик һәм рухи халәт, ди Эльмира Валеева.