2023 елда, Татарстан Республикасы Яшьләр Министрлыгының яшьләр сәясәте учрежденияләре арасында үткәрелгән грантлар конкурсында, "Яшлек" яшьләр үзәге муниципаль бюджет учреждениесе "Гаилә җылысы" проекты белән җиңү яулады һәм 960,000 сум күләмендә грант отты.
Районыбызда,"Гаилә җылысы" проектын тормышка ашыру максатыннан, 17 май, җомга көнне, “Сабантуй” спорт комплексында, Халыкара гаилә көненә багышланган, яшь гаиләләр өчен зур чара узачак.
Гаиләләрне иҗат, пешерү, спорт өлкәсендә берләштерү һәм аларның осталыкларын күрсәтү өчен мәйданчыклар эшләячәк. Бу көнне бирегә районыбызның 20 гаиләсе җыелыр дип көтелә. Алар белән роллар, эскәмияләр ясау, баланы төрү, йорт токмачы кисү кебек бәйгеләр һәм мастер-класслар үткәреләчәк. Шулай ук яңа өйләнешүчеләрне теркәү, психологик тренинглар булачак.Чара ахырында гаиләләр “Лазер Таг” уенында катнашачак.
Чара Татарстан Республикасы Яшьләр Министрлыгы ярдәме белән узачак.