Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара.
"Буыннар тарихы - гаилә ядкаре" шәҗәрә фестивале
Үткәрү датасы һәм вакыты 24 май 10дан 12 сәгатькә кадәр
Дәүләт геодезия челтәре пунктлары турында мәгълүмат, шул исәптән мондый пунктларның координаталары каталоглары, федераль пространство мәгълүматлары фондында саклана.
22 майда Лесхоз авыл китапханәсендә Лесхоз мәдәният йорты белән берлектә Муса Җәлилнең «Моабит төрмәсенде язылганы шигырьләре» чарасы - 58 яшь тулуга мәгълүмат сәгате узды. Шагыйрьнең тормышы батырлык булган. Беренче чиратта, китапханәче балаларны Муса Җәлилнең биографиясе белән таныштырды. Аның иҗаты батырлык була, ул мәңгегә көрәш утын саклап кала. Дөньяда Җәлил үз Ватанын иң яраткан кеше. Шулай ук аның китаплары белән таныштык. Иң хөрмәтле урынны "Моабит дәфтәрләре"дигән атаклы китап биләгән. Китапта Муса Җәлилнең якыннары һәм танышлары истәлекләре, архив материаллары, аның батырлыгының бөеклеген аңларга мөмкинлек бирүче документлар китерелә. Чаралар электрон презентация белән үрелеп барды.
Туризм-сәяхәт сәнгате. Димәк, дөньяны танып белү, аны төрле якка карау, яңа офыклар ачу һәм безне чолгап алган һәрнәрсәдән җылы, яшәү энергиясе белән туклану. Бу аеруча безнең көннәрдә электрон гаджетлар һәм технологияләр өстенлек иткән вакытта кыйммәтле. 19 майда Лесхоз бистәсенең дендрологик бакчасында "в гостях у совы" паркында "В гостях у совы"исемле туристик маршрут старт ала. Кукмара районыннан килгән балалар һәм аларның әти-әниләре әкият урманына килеп җиттеләр, анда алар өчен төрле сынаулар, уеннар һәм мастер-класслар әзерләгән төрле әкият геройлары белән очраштылар. Балалар, шулай ук аларның әти-әниләре бик күп якты һәм онытылмаслык тәэсирләр алдылар һәм бик канәгать калдылар.
Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Миләшкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән « Тынычлык кирәк безгә” дип исемләнгән уен программасын үткәрделәр. Балалар төрле хәрәкәтчән уеннарда, биюләрдә, конкурсларда актив катнаштылар.
20 майдан 22 майга кадәр мәктәпләрнең 10 сыйныф укучылары һәм Саба аграр көллияте студентлары өчен хәрби уку җыеннары үткәрелде.