"Буыннар тарихы - гаилә ядкаре" шәҗәрә фестивале

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

15 май "Гаилә көне"ндә район мәдәният йортында "Буыннар тарихы - гаилә ядкаре" шәҗәрә фестивале булып узды. Әлеге чара 2024 ел башыннан бирле "Гаилә елы" уңаеннан уздырылып килә. Һәм аның чираттагысында Сәләтле балалар мәктәбе коллективы исеменнән Хайртдиновлар гаиләсе катнашты. 


     Конкурс ике этапта узды. Беренче этабында күргәзмә кысаларында үз нәселең турында сөйләргә, шәҗәрә агачыңны тәкъдим итәргә, гаилә тарихындагы әһәмиятле вакыйгаларны һәм кешеләрне ассызыкларга, буыннан-буынга тапшырыла торган төп традицияләрне билгеләп үтәргә кирәк иде. Моннан тыш, катнашучылар жюрига үз гаиләләрендә пешерелә торган милли ризыкларны тәкъдим иттеләр.


     Ә икенче этап сәхнәдә "Таныш булыгыз, минем гаилә, минем нәсел!" визит карточкасы белән чыгыш ясаудан торды. Һәр ике этапта да Хайртдиновлар гаиләсе уңышлы чыгыш ясап жюри һәм тамашачы күңелен яулады. Без аларга чын күңелдән рәхмәт әйтеп, гаиләгә тигезлек, бәхет һәм сәламәтлек теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International