ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

       22 июнь-илебездә кайгылы дата. Бу көнне кешелек тарихындагы иң куркыныч сугыш башланды. Бу көн безгә сугышларда һәлак булганнарны, фашистлар әсирлегендә җәфаланганнарны, тылда ачлыктан һәм мохтаҗлыктан үлгәннәрне искә төшерә. Без үз тормышлары бәрабәренә изге бурычларын үтәгән, шул авыр елларда Ватаныбызны саклаган һәркем өчен кайгырабыз. Хәтер һәм кайгы көнендә россиялеләр "Хәтер шәме"акциясен үткәрәләр. Бөтен ил буенча хәтер утлары, Җиңүнең якты көненә кадәр яшәмәгән кешеләр өчен кайгы утлары кабызылачак. "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләребез дә әлеге Бөтенхалык акциясенә кушылды.

Тэги: ОСЗ Тургай

 Ел саен Россия Федерациясендә социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре арасында төрле номинацияләр буенча һөнәри осталык конкурсы үткәрелә. Конкурсның башлангыч этабында барлык конкурсантларның Республикакүләм сайлап алу этабы уза. Безнең приют бу чарада "Стационар формада социаль хезмәтләр күрсәтүче иң яхшы оешма" номинациясе буенча актив катнашты. Үз проектыбызда без тәрбияләнүчеләребез белән эшләүдә кулланыла торган технологияләрне, һөнәри юнәлеш бирү эшен һәм приютның инновацион проектларын күрсәттек.Конкурс нәтиҗәләре буенча без Татарстан Республикасы  күләмендә 2 урын дипломга лаек булдык.

Тэги: ОСЗ Тургай

Сатыш авылы балалар мәйданчыгы территориясен төзекләндерү.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш мәдәният йорты хезмәткәрләре  "Июнь көнен онытырга ярамый" дигән хәтер сәгате үткәрделәр. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

22 июнь- Хәтер һәм кайгы көне. 1941 елның 22 июнендә таң атканда фашист Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итә. Бөек Ватан сугышы башлана. 

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге Саба районы

Сатышның "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең җәйге сәламәтләнүенә зур игътибар бирелә. Балалар күпчелек вакытларын саф һавада үткәрәләр. Балалар белән табигатькә экскурсияләр, спорт мәйданчыгында хәрәкәтчән уеннар үткәрәбез. Балалар тренажерларда рәхәтләнеп шөгыльләнәләр, хәрәкәтчән уеннарда кызыксынып катнашалар. Саф һавада алар чыныгалар, көч җыялар, сәламәтлекләрен ныгыталар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

21 июньдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, хәтер һәм кайгы көненә багышланган чара үткәрделәр.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

20 июньдә Лесхоз бистәсендә  чираттагы театральләштерелгән экскурсия оештырылды.Мәдәният хезәткәрләре бу юлы күрше Кукмара районының Вахит авылыннан балаларны кабул иттеләр

Тэги: Мишә авыл җирлеге

«Хәтер шәме» акциясе беренче чиратта Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, бу көнне миллионлаган кешенең гомерен өзгән иң куркыныч сугыш башлануы турында истәлекне саклауга юнәлдерелгән. 21 июньдә Югары Симет авылы халкы «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Хәтер һәм кайгы көнендә без Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган, җәфаланган, ачлыктан үлгән барлык кешеләрне искә алабыз.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

«Елның яшь сәнәгатьчесе» Бөтенроссия премиясе сайтында ачык халык тавыш бирү башланды. Премиянең лонг-листына Татарстан компанияләренең биш җитәкчесе керде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International