Курсабаш авыл җирлеге буенча көндәлек тирә якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып, җәйге чорда җирлек территориясен җыештыру, печән чабу, зиратларда өмә эшләре алып барыла.
Курсабаш авылында балалар өчен мөселман “Сабан туе”.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:
2024 елның 25 июне 06.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
25 июнь көнне көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 м/с көчле төньяк-көнбатыш җиле көтелә.
Мичән авыл җирлеге Иске Мичән мәдәният йортында гаилә бәйрәме "Тату гаилә серләре"
4-16 июньдә Курск өлкәсендәге "Сейм" уку - күнекмә базасында фехтование җыеннары узды. "Саба-Арена» спорт мәктәбеннән Фазлиева Амалия катнашты. Курск мәктәбе рапираларда Россия фехтованиесе лидерларының берсе булып тора. Амалия өчен бу чарага чакыру зур хөрмәт күрсәтте. Бу җыеннар зур җиңүләргә китерә торган этапларның берсе булыр дип ышанабыз.
22 июнь-илебездә кайгылы дата. Бу көнне кешелек тарихындагы иң куркыныч сугыш башланды. Бу көн безгә сугышларда һәлак булганнарны, фашистлар әсирлегендә җәфаланганнарны, тылда ачлыктан һәм мохтаҗлыктан үлгәннәрне искә төшерә. Без үз тормышлары бәрабәренә изге бурычларын үтәгән, шул авыр елларда Ватаныбызны саклаган һәркем өчен кайгырабыз. Хәтер һәм кайгы көнендә россиялеләр "Хәтер шәме"акциясен үткәрәләр. Бөтен ил буенча хәтер утлары, Җиңүнең якты көненә кадәр яшәмәгән кешеләр өчен кайгы утлары кабызылачак. "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләребез дә әлеге Бөтенхалык акциясенә кушылды.
Ел саен Россия Федерациясендә социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре арасында төрле номинацияләр буенча һөнәри осталык конкурсы үткәрелә. Конкурсның башлангыч этабында барлык конкурсантларның Республикакүләм сайлап алу этабы уза. Безнең приют бу чарада "Стационар формада социаль хезмәтләр күрсәтүче иң яхшы оешма" номинациясе буенча актив катнашты. Үз проектыбызда без тәрбияләнүчеләребез белән эшләүдә кулланыла торган технологияләрне, һөнәри юнәлеш бирү эшен һәм приютның инновацион проектларын күрсәттек.Конкурс нәтиҗәләре буенча без Татарстан Республикасы күләмендә 2 урын дипломга лаек булдык.