1нче июньнән районыбызның 20 мәгариф учреждениесендә мәктәп яны лагерьлары эшли башлаган иде.
24 июнь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылары Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм мемориалга чәчәкләр салдылар.
Казан шәһәрендә үткәрелгән Сабантуйларда Югары Симет авылы яшь көрәшчеләре зур уңышка иреште. Тынычлык бистәсендә узган милли бәйрәмдә Ахмадуллин Булат 80 кг үлчәүдә батыр калды. Дәрвишләр бистәсендә оештырылган Сабантуйда Ибрагимов Илшат авыр улчәүдә җидүче булды. Тренерлары Закиров Дилюс Ридаилович. Афәрин , егетләр!
Мичән авыл җирлегендә "Хәтер шәме" акциясе
19 июнь кәнне Югары Утар авылында «Саба чишмәләре» берләшмәсе авыл халкына урам концерты тәкъдим итте.
Концерт барышында матур җырлар яңгырады, халык уеннары уйнатылды. Тамашачылар концерт программасыннан коч алдылар,рәхәтләнеп күңелле ял иттеләр, рәхмәтләрен белдерделәр.
Курсабаш авыл җирлегендә барлык бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләр катнашынды "Хәтер шәме" бөтенхалык акциясе үткәрелде.Чарада катнашучылар шул дәһшәтле сугыштан кайтмаган барлык кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннан соң, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ватандашларыбыз истәлегенә кайгы һәм мәңгелек хәтер символы буларак, шәмнәр кабынды. Сугыштан кайтмаган ватандашларыбыз алдында баш иябез.
Сүлә авылы зиратында җыештыру эшләре башкарылды. Авыл халкы, кайткан кунаклар иртә таңнан зиратка эш кораллары белән җыелдылар. Элек киселгән агачларны, коелган яфракларны җыештыру кебек эшләр башкарылды. Курсабаш авыл җирлеге советы, шушы изге эшкә үз элешен керткән һәрбер кешегә рәхмәтен белдерә.
Курсабаш авыл җирлеге буенча көндәлек тирә якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып, җәйге чорда җирлек территориясен җыештыру, печән чабу, зиратларда өмә эшләре алып барыла.
Курсабаш авылында балалар өчен мөселман “Сабан туе”.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:
2024 елның 25 июне 06.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
25 июнь көнне көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 м/с көчле төньяк-көнбатыш җиле көтелә.