ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Югары Шытсу авылында яшьләр көне уңаеннан иптәшләрчә волейбол уены үткәрелде. Әлеге уеннарда авыл яшьләре актив катнашты. Уеннар мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән музыкаль тәнәфес белән үрелеп алып барылды. Ахырдан барлык катнашучыларга истәлеккә бүләкләр тапшырылды. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

 

    Бүген, 2024 елның  01 нче июлендә Сабабаш авылында яшәүче Набибуллин Василий Сафа   улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

30 июньдә «Саба-Арена» УСК - да «Яшьләр көне» кысаларында «Трейд металл» ҖЧҖ һәм «Саида» ҖЧҖ тарафыннан чираттагы 3 нче этап «Гран-при» "Марафон добра" узды. Өстәл теннисы буенча турнир Казан, Әлмәт, Мамадыш, Кукмара, Лаеш шәһәрләреннән килгән кунак-спортчыларны һәм, әлбәттә, Сабалыларны берләштерде. Ярышлар Татарстан Республикасы Өстәл теннисы Федерациясенең бердәм календарь планына керә. Ярышлар ялгыз разрядта уздырыла. Турнирның беренче рәтен Динара Исмаилова яулый. Икенчесе-Камилла Шигапова, өченчесе-Сафира Фәйзетдинова.
Ир-атлар арасындагы турнирның өченче санына Лаештан килгән кунак Сергей Феллин күтәрелде. Илсаф Латыйпов- икенче юл. Һәм җиңүче булып Камил Вилданов( икесе дә Саба) танылды.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар да читтә калмады. Хатын-кызлар разрядында өченче урында Алсу Нигъмәтҗанова, икенчедә Мария Чумакова һәм җиңүче Элина Шәйдуллина булды. Ир-атлар разрядында беренче тапкыр өченче баскычка Эмиль Сафронов күтәрелде. Икенче баскычта Нияз Шаманов җиңүче дип танылды Инсаф Сираев.
Идел-Кама тәрәзә заводы тарафыннан «ВЕКА» номинациясенә тәкъдим ителгән яшь, перспективалы спортчылар дә читтә калмады.
Малайлар:
1 Билалов Д.
2 Исмәгыйлев С.
3 Галимҗанов Б.
Кызлар:
1 Сафина И.
2 Хәбибуллина А.
3 Нәзметдинова С.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

30
июнь, 2024 ел
якшәмбе

Иҗат- яңа, оригиналь, элек булмаган нәрсәне булдыру; бу мәдәни-тарихи үсешнең кирәкле үзлеге һәм функциясе. Шул максаттан китапханәдә квартал саен укучыларның иҗади эшләреннән газета чыгарыла. Бүген без сезнең игътибарыгызга Олы Кибәче авыл китапханәсе каршындагы "Илһам"иҗат клуб берләшмәсе газетасын тәкъдим итәбез. Газета битләреннән авыл китапханәсенең ничек яшәве, клуб һәвәскәрләренең яңа иҗат җимешләре  белән танышырга була

Тэги: Мәдәният бүлеге

Яшьләр көненә багышланган чарада Финанс – бюджет палатасы егет-кызлары да актив катнаштылар. Аркан тартышу, футбол, ГТО тапшыру, “Городки” номинациясендә призлы урыннар алуга ирештеләр.

27 июнь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә карата «Сделай правильный выбор!» дип исемләнгән әңгәмә  уздырдылар

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

29 июнь көнне Оет авыл мәчетендә Корбан ашы мәҗлесе үткәрелде. Мәҗлескә авыл халкы, кайткан кунаклар, балалар  җыйналды. Мәҗлестә катнашучылар үзләре үк иганәчеләр дә булдылар. Мәҗлес барышында имам-хатиблар вәгазь сөйләде, догалар һәм аятьләр укылды,  җәмәгать белән  намаз укылды.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

2024 елның 1 июле  08.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

1 июль көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән яшен, секундына 15-20 метр тизлектә төньяк-көнбатыш җилнең кыска вакытлы көчәюе көтелә (Казанда 15-17 м/с).


29
июнь, 2024 ел
шимбә

  Европа һәм Россия тарихында иң ачы көннәрнең берсе булып Бөек Ватан сугышы башланган көн тора

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International