«Сделай правильный выбор!» дип исемләнгән әңгәмә

2024 елның 30 июне, якшәмбе

27 июнь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә карата «Сделай правильный выбор!» дип исемләнгән әңгәмә  уздырдылар.

   Яшьүсмерләр белән әңгәмә барышында наркоманиянең зыяны, кешенең сәламәтлегенә һәм тормышына зыянлы йогынты ясавы, наркоманиянең үлемгә китерүче авыру булуы турында сөйләделәр. Мәдәният хезмәткәрләре әңгәмә барышында балаларны авырлыкларга ничек каршы торырга, үз сәламәтлегеңне сакларга, спорт белән шөгыльләнергә, иң яхшы яшьтәшләреңә тиңләшергә өндәделәр. Әңгәмә күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбиятка күзәтү белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International