“Хәтер шәме” акциясе

2024 елның 29 июне, шимбә

  Европа һәм Россия тарихында иң ачы көннәрнең берсе булып Бөек Ватан сугышы башланган көн тора. Каты сугышлар, ачлык, 27 миллионнан артык кешенең гомерен өзгән. Сугышта фронтовиклар, партизаннар, әсирләр, гади кешеләр һәм оккупацияләнгән территорияләрдә калган кешеләр зыян күргән.

21 июнь көнне  Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә,  сугышта катнашучыларның  батырлыкларын искә алып, «Хәтер шәме» акциясендә катнаштылар.

Китапханәче акциядә катнашучыларны Бөек Ватан сугышына башланган көн турындагы тарихи мәгълүмат белән таныштырды. Кайгы һәм хәтер көненә багышланган әлеге чара азагында Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International