ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

31 июльдә безнең приют базасында чираттагы стажировка мәйданчыгы узды. Чараның мәртәбәле кунаклары булып Республика ресурс үзәге вәкилләре: ТР МТЗ һәм СЗ РРЦ директоры урынбасары Газиева Миләүшә Галимхан кызы, социаль эш буенча белгечләр Әхмәтҗанова Айлина Айрат кызы һәм Пронина Елена Александровна. Шулай ук стажировка мәйданчыгында Югары Отар интернат йорты коллективы, Балтач муниципаль районының" Наз " ГАУСО коллегалары катнашты. Мәйданчыкның темасы «Балигъ булмаган балаларга һөнәри юнәлеш бирү» иде. Стажировка мәйданчыгы барышында кунакларга имбир прәннекләре, балчыктан сувенирлар, татар милли тәсбихләре, агачтан шкатулка, татар милли баш киеме -  түбәтәй ясау буенча мастер-класслар, тәлинкәләрдә рәсем ясау, чәч бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класслар күрсәтелде. Программага шулай ук һөнәри юнәлеш бирү буенча яңа технологияләр: “Бөтендөнья кафесы", Кейс методлары, виртуаль экскурсияләр кертелде. Стажировка мәйданчыгы программасы бай һәм кызыклы булды, барлык кунаклар да канәгать калдылар һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар.

Тэги: ОСЗ Тургай

Агымдагы елның яртысы инде артта калды. Димәк, ярты еллык хисаплар да тапшырылды дигән сүз. Июль ае дәвамында үзәкләштерелгән бухгалтериянең хисап бүлегендә, шулай ук финанс булмаган активларны исәпкә алу, бюджеттан тыш эшчәнлек буенча исәп-хисаплар бүлегендә бухгалтерлар тарафыннан квартал һәм ярты еллык отчетларны вакытында тапшыру буенча кызу эш алып барылды.

Түбән Шытсуда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы буенча торак йорт төзү дәвам итә. Бүгенге көндә "ПМК 159"ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан эчке эшләр алып барыла. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

АНО “Балкыш” (Сияние) тернәкләндерү үзәгендә  социаль хезмәт алучылар өчен Н.М. Миңнеханов исемендәге Дендрология бакчасына экскурсия оештырылды.

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укучылары җәйге каникулларын файдалы үткәрәләр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Шәмәрдән 3 нче «Салават күпере» балалар бакчасында балаларда туган як  турында күзаллау формалаштыру, татар халкының гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән таныштыру максатыннан  "Минем Татарстан" дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

2024 елның 30 июлендә «Оста-Саба» лагеренда «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уены оештырылды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

КҮПТӘН КӨТЕЛГӘН КВАРТИРНИК!

МСП.РФ цифрлы платформасының «Җитештерү кооперациясе һәм сату» сервисын модернизацияләү турында


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International